2026 елда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры урынбасары Арина Петрова сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Бүгенге көнгә программа буенча эшләрнең гомуми күләме 86%ка үтәлгән. Программаны гамәлгә ашыру темплары узган елның шул ук чоры күрсәткечләреннән югарырак. Юл картасы нигезендә программа буенча эшләрне тәмамлау 30 августка планлаштырылган, Казанның Галактионов һәм Некрасов урамнарындагы ике ишегалдыннан тыш. Алар 10 сентябрьгә кадәр әзер булачак.
Хәзер 131 ишегалдында юл эшләре бара, 422 ишегалдында эшләр төгәлләнгән. Бу планның 93%ы. 2 атна эчендә үсеш — 8%. Казанның - 6 һәм Чаллыдагы 1 ишегалдында эшләр башланмаган. График буенча, 10 нчы һәм 17 нче августта керешәчәкләр. 82 ишегалдында тышкы яктырту эшләре алып барыла, 465 ишегалдында эшләр төгәлләнгән. Казанда - 7, Чаллыда - 1 һәм Лениногорск районында 3 ишегалдында эшкә керешмәгәннәр. Аларда эшләр 7-15 август көннәрендә башлана. Монтаж эшләре буенча үтәлеш 71% тәшкил итә. 2 атна эчендә үсеш - 12%. Барлыгы 9 791 берәмлек җиһаз монтажланган. Әгерҗе, Биектау, Алабуга, Зәй һәм Лаеш районнарында җайланмалар урнаштыру төгәлләнгән. Эшләр штат режимында алып барыла, эш графигыннан калышу юк.
Арина Петрова шулай ук «Татарстанда җәй» проектын - ачык һавадагы вакыйгаларның бердәм цифрлы афишасын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Проектны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Фонд муниципаль берәмлекләрне комплекслы тәэмин итә. Бүгенгә системада 5 981 чара урнаштырылган, шуларның 3 885е инде узган. Тагын 52 вакыйга эшләп бетерү этабында һәм публикация өчен аныклаулар көтә.
«Күрше» фестивале - халыктан һәм бергәлекләрдән инициативаларга ярдәм итү буенча моңарчы күрелмәгән конкурс кысаларында бүгенгә 32 муниципаль берәмлектә 195 чара уздырылган, аларда 30 меңнән артык кеше катнашкан.
Моннан тыш, фестиваль кысаларында җәйге чараларның яңа форматы - «Фатирчылар» эшли башлаячак. Бу ачык һавада камералы музыкаль кичәләр, алар күршелекне үстерүгә һәм хәзерге татар мәдәниятен популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Проект фестивальнең конкурс этабы нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнмәгән яки җиңүчеләр чаралары планлаштырылмаган 12 муниципаль берәмлекне үз эченә ала.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез