«Безнең ишегалды» программасы могҗизалар тудыра: «Танырлык та түгел»

Бер гүзәл эш мең гүзәл сүздән дә яхшырак. Чистайда узган «Безнең ишегалды» игелекле күршеләр фестивалендә бу халык мәкален юктан гына искә алмадылар. «Безнең ишегалды» программасы ярдәмендә шәһәр танымаслык булып үзгәрде, ди чистайлылар. Бу көннәрдә республиканың төрле районнарында узган бәйрәмнәрдә катнашучылар да моның белән килешә.

Татарстанда «Безнең ишегалды» игелекле күршеләр фестивальләре дәвам итә. Билгеле булганча, ул шул ук исемдәге республика программасы нигезендә барлыкка килде. Бәйрәм чараларын шәһәр халкы гына түгел, авыл җирлекләрендә яшәүчеләр дә үз итте.

– Кайбыч районының Колангы авыл җирлегендә ике катлы күпфатирлы йорт бар. Йортка да, аның тирә-юненә дә инде күптән ремонт кирәк иде, – дип сөйләде Олы Кайбыч авылында узган фестивальдә әлеге җирлектә яшәүче Лилия Федотова. – Әлеге территорияне нәкъ менә «Безнең ишегалды» республика программасы ярдәмендә яңарту мөмкинлеге туды. Район җитәкчелеге безнең йортны программага кертү турында карар кабул итте. Биредә яшәүчеләрнең барлык теләк-тәкъдимнәрен исәпкә алдылар. Нәтиҗәдә безнең хәзер шәп ял итү урыны бар. Анда спорт, күңел ачу чаралары үткәрәбез. Безгә уңайлы шартлар тудырганнары өчен республика җитәкчелегенә бик зур рәхмәт.

Әлеге чарада катнашкан СВО ветераны, Иҗтимагый штаб әгъзасы Эдуард Хөснетдинов фикеренчә, республикада хисап тапшыру өчен генә түгел, ә нәтиҗәсе күренсен дип эшлиләр.

– Татарстанда республика халкына, яшьләргә ярдәм итүне күздә тоткан программалар тормышка ашырыла. Балаларыбыз әйбәт шартларда үссен, патриотик тәрбия алсын өчен эшләнә. Балалар бакчалары, мәктәпләр төзелә, парклар, җәмәгать урыннары яңартыла. Мондый шартлар Кайбыч районында да тудырылган, – диде ул.

Чистайда да игелекле күршеләр фестивале яңартылган ишегалларында яшәүчеләрне бер мәйданга җыйды.

– Районда «Безнең ишегалды» программасы кысасында 200 дән артык территория төзекләндерелде, быел тагын 15 ишегалды яңартылачак, – диде «Бердәм Россия»нең райондагы җирле бүлеге секретаре Дмитрий Иванов. –  Ишегалларын төзекләндерүдә биредә яшәүчеләрнең активлыгын аерым билгеләп үтәсем килә. Сез бу эштән читтә калмыйча, матурлык тудыруда турыдан-туры катнаштыгыз: чәчәкләр һәм куаклар утырттыгыз, шимбә өмәләренә чыктыгыз. Сезнең битараф булмавыгыз нәтиҗәсендә күп кенә йортлар үзенчәлекле, бик тә уңайлы мәйданнарга әверелде. Без исә барлык теләкләрне дә исәпкә алырга тырыштык.

Аның әйтүенчә, бу – ишегалларын төзекләндерү бәйрәме генә түгел, ә күршеләр арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне, үзара бердәмлекне ныгыту бәйрәме дә.

– Бер яхшы эш мең сүздән дә күбрәк сөйли, ә сезнең биредә бик күп яхшы эшләр башкарылган, – диде Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Иҗтимагый штаб әгъзасы Илшат Әминов. – Дөресен генә әйткәндә, шәһәрне танымадым да. Тормыш шартлары яхшыра. Хәтта кешеләрнең йөзләре дә үзгәргән, аларның кәефе башка.

Районнарда узган бәйрәм чараларында «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыруда актив катнашучыларга Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатларын да тапшырдылар. Игелекле күршеләр фестиваленә килүчеләргә тагын бер бүләк – «Татарстанда җәй» проекты кысасында оештырылган концерт программалары тәкъдим ителде. Фестиваль мәйданы янәшәсендә «Бердәм Россия»нең пикет палаткалары эшләде. Анда Татарстан Рәисен сайлауда «Бердәм Россия» партиясеннән кандидат Рөстәм Миңнехановка теләктәшлек күрсәтеп, агитация материаллары тараттылар.

«Безнең ишегалды» программасы 2020 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов (2023 елдан – Татарстан Республикасы Рәисе) кушуы буенча тормышка ашырыла. Аны «Бердәм Россия» партиясе тәкъдим итте. Партиянең Татарстандагы төбәк бүлеге әлеге программаны биш ел дәвамында республиканың барлык районнарында да гамәлгә ашыра. Зурлыгы һәм катнашучылар саны буенча «Безнең ишегалды»на ил күләмендә тиңнәр юк. Бүген 5174 ишегалды төзекләндерелгән, 1,5 миллионга якын татарстанлының, шул исәптән 300 меңнән артык баланың яшәү шартлары яхшырган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре