2025 елгы «Безнең ишегалды» республика программасы 95 процентка үтәлгән. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, 3 сентябрьгә юл эшләре 98 процентка үтәлгән. Республиканың 11 районындагы 591 ишегалдында эш тулысынча тәмамланган. Чаллы, Казан, Түбән Кама, Әлмәт һәм Бөгелмә районнарындагы 82 ишегалдында эшне 30 сентябрьгә ахырына җиткерергә ниятлиләр. Яктырту җайланмаларын урнаштыру 653 ишегалдында төгәлләнгән. Бу – 99 процентлык күрсәткеч. Калганын бу атнада тәмамлаячаклар. Җиһазларны урнаштыру эше 20 сентябрьгә кадәр төгәлләнер дип көтелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез