Бәйрәм командалар парады белән башланды. Ул фестивальнең киңлеген, республика яшь талантларының бердәмлеге күрсәткече булды дисәк тә ялгыш булмас. «Безнең заман» – эшләүче яшьләрнең иҗади сәләтләрен ачу һәм күрсәтү өчен уникаль мәйданчык. Фестивальдә республикабызның төрле почмакларыннан: Зәй, Яңа Чишмә, Әгерҗе, Чистай, Чүпрәле, Мамадыш, Түбән Кама кебек шәһәрләрдән һәм районнардан килгән эшче яшьләр катнашты. Алар үз предприятиеләрен яклап чыгышлар ясады.
Быелгы фестиваль Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде. Бу, әлбәттә, концерт программасына да йогынты ясамый калмый – беренче бүлек Ватан һәм батырлык темаларын күрсәткән чыгышлардан торды.
Фестиваль катнашучылары «кече» һәм «ансамбль» формаларында «Музыка», «Хореография», шулай ук «Данлы минут» һәм «Визитка-презентация» номинацияләрендә үз чыгышларын күрсәтте.
Бәйге 2013 елдан башлап Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән оештырыла. Тарихи мизгел дә булды – «Творец эпохи» ЮНЕСКО орденын фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Тумановка тапшырдылар. Катнашучылар Татарстан Республикасы хөкүмәтеннән диплом, медаль, акчалата премия белән бүләкләнде.
Быелгы иҗади бәйгедә республиканың 38 муниципаль берәмлегеннән якынча 1200 үзешчән артист катнашты. Алар арасыннан 171 иҗади номер финал өлешенә узды. «Безнең заман геройлары» кубогын һәм 300 мең сумлык сертификатны «Юл хәрәкәте иминлеге» оешмасы командасы, «Безнең заман байлыгы» бүләге һәм 200 мең сумлык сертификатны «Түбәнкаманефтехим» командалары алды.
Фестивальнең төп бүләгенә – Республика Рәисенең күчмә кубогы һәм 500 мең сумлык сертификатка «Татнефть Профсоюз» командасы лаек дип табылды.
Бу еллар эчендә фестивальдә 1700 артык предприятиедән 12 меңнән артык яшь хезмәткәр катнашты. Фестиваль кадрларда яңа буын формалаштыруда һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыруда мөһим функцияне үти, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин. - Мин «Безнең заман» проектының барлык катнашучыларына иҗатта да, һөнәри эшчәнлектә дә уңышлар телим, - диде ул.
ТаңЧулпан
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез