Биатлон буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы һәлак булган

Германиядән биатлон буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы Лаура Дальмайерның Пакъстанда тауга менгәндә таш “яңгыры” астына эләгүе турында хәбәр ителгән иде. “РИА Новости” “Bild” басмасы мәгълүматларына таянып язганча, спортчының һәлак булуы ачыкланган.

Биатлончы кыз Каракорым тавына менгәндә 5700 метр биеклектә таш “яңгыры” астында калган. Ул үзенең ахирәте белән булган. Тегесе кичекмәстән ашыгыч ярдәм хезмәте чакырган. Коткаручылар спортчыны ташлар арасыннан тиз генә таба алмаган. Ниһаять, ул бүген табылган. Әмма, кызганычка, Олимпия чемпионы һәлак булган.
Дальмайерның сөйгәне Роберт Грозеггер да 2022 елның гыйнварында Патагония тауларында өстән ишелеп төшкән ташкын астында калып җан тәслим кылган.
Лаура Дальмайерга 31 яшь булган. Ул – 2018 елда ике тапкыр Олимпия чемпионы исемен, 7 тапкыр дөнья чемпионы исемен яулаган, 2016-2017 елларда Дөнья кубогына ия булган атаклы спортчы.

Биатлонист кыз 2019 елда спорт карьерасын төгәлләве турында белдергән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре