Биектау районында яшәүче Елена Адаева, Лидия Мөхәммәдиева, Марина Шкарубо, Регина Гобәйдуллина һәм Зилә Нәҗмиеваның ирләре махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Әлеге ханымнар сөеклеләренә бераз гына өй җылысын бүләк итү өчен “Биектау ашлары” проектын булдырырга уйлаган, дип яза “Татар-информ”.
Уңган-булган ханымнар һәр атна саен хәрбиләргә меңгә якын порциядә ризык әзерлиләр. Ашлардан тыш, чәй, как, сохәри – барлыгы тугыз ризык хәстәрен күрәләр.
Проектны гамәлгә ашыру чорында барлыгы 30 мең порция аш юлланган инде.
Районда яшәүче башкалар да хәрби хезмәткәрләргә аш-су әзерләүгә көчләреннән килгәнчә ярдәм итә: бакчаларында үскән яшелчә, продуктлар китерә. Ит сатып алу өчен акча җыю оештырыла.
“Саклаучыларыбыз алгы сызыкта булган бер мәлдә без һәр банкадагы ризыкны күңел җылысын салып озатырга тырышабыз. Аларны өйләрендә зарыгып көтүләрен, алар белән горурлануларын белеп торсыннар”, – ди “Биектау ашлары” проектында катнашучылар.
Исегезгә төшерәбез: Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында волонтерларга СВОга ярдәм итүгә мөһим өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерде. “Алар моны чын күңелдән, ихластан, үзләре кебек үк изге күңелле кешеләрдән, фикердәшләреннән тулы бер командалар туплап эшли", - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.
Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», — дип искәртте республика җитәкчесе. Соңрак Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм буенча зур эш алып барыла. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барабыз, эшлибез. Халык һәм компанияләр ярдәм җыю буенча актив эшли», — дип билгеләп үтте ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез