Биектау авылы халкы: «Бөтенебез аптырашта»

Кичә кичке сигезләрдә Балык Бистәсе районының Биектау авылында янгын чыккан. Кызганыч, янгында 63 яшьлек Фирдәвес Гыйләҗева һәлак булган.

– Бер ишегалдында ике йорт аларның. Берсендә сеңлесе белән ире яшәде, икенчесендә Фирдәвес апа үзе генә торды. Сәламәтлеге какшаган иде. Шуңа да туганнары үзләренә алып кайтып тәрбияләделәр, – дип сөйли Биектау җирле үзидарә хезмәткәрләре. – Янгынның ни сәбәпле килеп чыгуын тикшерәләр. Әлегә берни әйтеп булмый. Бөтенбез аптырашта. Туганнарын югалаткан авылдашларыбызга сабырлык телибез, - ди Биектау халкы.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Татарстан янгын Биектау

Көн хәбәре