Биектау районында яңа мәдәният йорты ачылды

Татарстан Республикасы Биектау районының Әлдермеш авылында яңа мәдәният йорты ачылды. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа мәдәният объектын ачу тантанасында Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов катнашты.

Мәдәният үзәгендә заманча тавыш һәм яктылык җиһазлары, уңайлы тамашалар залы һәм түгәрәкләр уздыру өчен бүлмәләр бар. Әлеге бинада шулай ук авыл җирлеге администрациясе кабинетлары урнашкан. Бу бүлмәләрдә авыл халыкының сорауларын һәм тәкъдимнәрен кабул итәчәкләр.

Фото: © Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүче һәр кеше өчен уңайлы һәм имин яшәү шартлары булдыруны беренче урынга куя.

«Иң мөһиме – без эшләгән эшләр күп еллар дәвамында республикабыз халкын сөендерәчәк», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Яңа мәдәният объектларын ачу «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты максатларына һәм бурычларына ирешергә ярдәм итә, дип яза Татар-информ.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре