Биектау районының Биектау авылының Тукай урамындагы шәхси йортта янгын чыгып өч кешенең гомере өзелгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
Янгын ике катлы шәхси торак йортта килеп чыккан. 10х10 метрлы йортның беренче каты - кирпечтән, икенче каты агачтан булган.
Янгын сүндерүчеләр янган йорт тәрәзәсеннән 7 яшьлек малайны алып чыга алган.
Янгын урынында 3 яшьлек малай, 57 яшьлек хатын-кыз һәм 5 яшьлек кыз мәетләре табылган.
Янгын нәтиҗәсендә 3 кеше, шул исәптән 2 бала һәлак булды.
Янгынның беренчел сәбәбе кыска ялганыш дип фаразлана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез