Газетага язылу

Бик көчле магнит давыллары көтелүе турында кисәттеләр

Иртәгә – 20 гыйнварда бөтен Җир шарында Кояшта иң югары класска – X классына керүче G3 һәм G4 дәрәҗәсендәге бик көчле магнит давыллары көтелә.

Бу хакта Россия Фәннәр академиясенең Галәм тикшеренүләре институты һәм академиянең Себер бүлеге институты белгечләре хәбәр итә.

Астрономнар әйтүенчә, Кояшта шартлаудан килеп чыккан плазма Җиргә таба очып киткән инде. Плазманың Кояштан киткәндәге тизлеге секундына 2000 чакрым чамасы тәшкил иткән.

Җиргә таба якынлашканда, плазма болытының тизлеге берникадәр кимиячәк, әмма ул барыбер бик тиз оча. “Магнит давылы көченең G3/G4 дәрәҗәсендә булуы көтелә. Поляр балкыш зонасының түбәнге чигендә – 50 градуска кадәр”, – дип билгеләп үткән тикшеренүчеләр.

Кояшта шартлау үзе 18 гыйнварда Мәскәү вакыты белән 21.09 сәгатьтә булган. Шартлау  59 минут дәвам иткән. Нәтиҗәдә Җир тирәсендәге галәм киңлегенә бик көчле протоннар үтеп кергән”, – дип аныклап үткәннәр Федоров исемендәге Гамәли геофизика институтында.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре