«Бик сак булыгыз»: синоптиклар Татарстанда яшәүчеләрне «сөт» томаны турында кисәтте

Пәнҗешәмбе – 23 октябрьдә иртән һәм төнлә Татарстанның кайбер районнары һәм Казан тоташ томан эчендә калачак.

Гидрометеоүзәк хәбәр иткәнчә, якындагы көннәрдә Россиянең Европа территориясендәге күпчелек өлешенә циклон үтеп керәчәк. Безнең республикага ул болытлы һәм яңгырлы һава алып килә.

Бу чорда көндез һава температурасы +5...+10 градус тәшкил итәчәк. Төнге сәгатьләрдә җиңелчә генә суыта: +7...0 градус.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында билгеләп үтелгәнчә, томан бик зур куркыныч-хәтәрләр белән янарга мөмкин. Шуңа күрә урамда чиктән тыш игътибарлы һәм сак булырга, җәяүлеләргә фәкать җир асты яки җир асты юллары аша гына чыгарга кирәк. Йөртүчеләргә исә, мөмкинлеккә карап, шәһәрдән читкә чыгуны кичектереп тору хәерлерәк булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре