Биш ай эчендә Казанга 2,3 миллионнан артык турист килгән

Татарстан башкаласына быелның беренче биш аенда 2,3 миллионнан артык турист килгән. Казанның Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова шәһәр мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә шул хакта хәбәр итте.

«Хәзер Казанда туристлар сезонының иң кызган чагы. Кунаклар шәһәр икътисадына сизелерлек йогынты ясый, шәһәр бюджетына саллы өлеш кертә һәм чиктәш тармаклар үсешенә ярдәм итә», – дип искәртте ул.

Санникова туристларга уңайлы булсын өчен Казанда шәһәрнең цифрлы порталын эшләтеп җибәрүләрен билгеләп үтте. «Интерфейсның дизайнына һәм уңайлы булуына аерым игътибар бирдек. Портал шәһәрдәге төп вакыйгалар һәм уңайлы урнашу вариантлары буенча актуаль мәгълүмат бирә», - дип белдерде ул.

Моннан тыш, платформада шәһәрдәге активлыклар турында яңалыклар да урнаштырылачак. Ул шулай ук онлайн-картада визуализация белән тематик маршрутлар бүлеген дә үз эченә ала. Моннан тыш, шәхси кабинетта үз юл күрсәткеченең функциясе дә яхшылап уйланылган.

Санникова цифрлы платформаның өч телдә (рус, татар һәм инглиз) эшләвен билгеләп үтте.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" "Государственная программа"и "Развитие физической культуры и спорта" "Физик культура һәм спортны үстерү" и "дәүләт программасы"

Көн хәбәре