Сорауга Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте җавап бирде:
– 2000 елдан Татарстанда «Ана даны – Материнская слава» медале булдырылды. Ул биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм аларны лаеклы итеп тәрбияләгән аналарга бирелә. Биш бала тәрбияләгән аналарга бер тапкыр 100 мең сум күләмендә акча түләнә. Алты һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче медаль ияләренә исә бишенчесеннән соң, һәр бала өчен бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 20 мең сумга арта. 2000 елдан бирле әлеге медаль белән 1,6 мең хатын-кыз бүләкләнгән. 2024 елда «Ана даны» медален – 62, 2025 елның гыйнвар–август айларында 50 ана алган.
Шунысы да бар: медаль бирелгән вакытта балигъ булмаган балалар саны бердән дә ким булмаска тиеш. Моннан тыш, медаль алуның тагын бер шарты – Россия гражданины булып, Татарстанда биш елдан озаграк яшәү.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез