Газетага язылу

Биш ел эчендә юлларда 69 баланың гомере өзелгән

2026 елның алты аенда Татарстанда 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 206 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Бу аварияләрдә алты балигъ булмаган баланың гомере өзелгән, тагын 221 бала җәрәхәтләр алган. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә Татарстан буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов сөйләде.

 Аның сүзләренә караганда, соңгы биш елда республика юлларында 69 бала һәлак булган, шуның 25е — җәйге чорда. Нәкъ менә пассажир-балалар катнашындагы аварияләр Дәүләт автоинспекциясендә аеруча борчу тудыра. 

—Җәй көне балалар күбрәк вакытларын урамда үткәрәләр, ешрак автомобильләрдә, шулай ук велосипедларда, самокатлар һәм башка техникада йөриләр, бу юл-транспорт һәлакәте куркынычын арттыра. Быел алты һәлак булучының бишесе пассажир. Барлык очракларда да машина йөртүчеләр юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозганы ачыкланды. Әйтик, 6 июньдә Әгерҗе районында Hyundai белән идарә итүче хатын-кыз тизлекне арттып юлдан чыгып китә һәм әйләнеп каплана. 13 яшьлек пассажир үлә, тагын 11 һәм 13 яшьлек ике бала җәрәхәтләр ала, —диде автоинспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары.

Тагын бер җитди проблема булып каникул вакытында балигъ булмаганнарның мототехникадан файдалануы кала. Бикмөхәммәтов сөйләвенчә, балалар һәм яшүсмерләр еш кына мотоцикллар, мопедлар, скутерлар һәм питбайклар белән машина йөртү таныклыгы, тәҗрибәсе һәм кирәкле саклану экипировкасы булмаган килеш идарә итә. Ярты ел эчендә генә дә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балалар тарафыннан кылынган юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 460 очрагын ачыклаган. Материаллар Балигъ булмаганнар эшләре бүлегенә һәм комиссиягә җибәрелә, анда баланы профилактик исәпкә кую һәм ата-ананы административ җаваплылыкка тарту мәсьәләсе хәл ителә. Быел шундый 86 эш кузгатылган инде

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре