Бу хакта “KazanFirst” “Om1” мәгълүматларына сылтама белән яза.
Бигрәк тә биш яшьтән узган малайларга карата хатын-кыз тәрбиясен чикләү тәкъдиме кызу фикер алышуларга китергән. Истошин фикеренчә, балаларга, мәктәпкәчә яшьтән башлап, башлыча ир-ат мохите кирәк. “Юк-юк, хатын-кызларны начар тәрбияче дип санамыйм, әмма даими рәвештә гүзәл затлар тирәсендә генә бөтерелүче малайлар ирексездән аларның үз-үзен тотышын, бу мохитнең “сулышын” кабул итә,” – дигән бүлек рәисе. “Союз отцов”ның Новосибирскидагы бүлеге рәисе Сергей Майоров билгеләп үткәнчә, оешманың төп бурычы – ир-атларны озак еллар буе хатын-кызлар өстенлек иткән өлкәләргә: балалар бакчаларына, секцияләргә, гомумән, баланың көндәлек тормышына кире кайтару. Балага ир-ат тәрбиясе дә бик кирәк.
Бүлек рәисе сүзләренә караганда, гел хатын-кыз тәрбиячеләр, хатын-кыз укытучылар чолганышында үскәнлектән, малайлар ир-ат үрнәген күрми, кызлар исә дөньяга ир-ат карашын белми. Майоров йомгак ясап әйткәнчә, оешма хатын-кызны читкә этәрми, бәлки ир-атны кире кайтара. Максаты исә – бары тик балаларны кайгырту.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез