Саратов өлкәсенең Ершово шәһәрендә күпфатирлы йортта газ шартлаган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, 3 фатирга зыян килгән, корбаннар юк. Бу хакта “KazanFirst” төбәк губернаторы Роман Бусаргинның телеграм-каналындагы хәбәренә таянып яза.
“Ершово шәһәрендә күпфатирлы йортта янгын чыгып, бер кат өлешчә җимерелгән. Урында барлык оператив хезмәтләр эшли. Хәзерге вакытта янгын сүндерелә. Йортта яшәүчеләрне эвакуацияләү оештырылган”, – диелгән хәбәрдә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез