Газетага язылу

Бишкәктән татар теле укытучысы: «Яшьләр татарчаны Казанга укырга китү өчен өйрәнә»

Бөтендөнья «Туган тел» җыенына төрле төбәкләрдән килгән милләттәшләребез белән аралашып, анда татар телен өйрәтү мөмкинлекләре турында кызыксындык.

Бишкәктән татар теле укытучысы: «Яшьләр татарчаны Казанга  укырга китү өчен  өйрәнә»
Автор фотосы

Шундыйларның берсе – Кыргызстанның Бишкәк шәһәрендәге Каюм Насыйри институты үзәгендә методист булып эшләүче, якшәмбе мәктәбендә 37 ел татар телен өйрәтүче Нурия Шәрәфетдинова. Аның әти-әнисе тумышы белән – Татарстаннан.
 – Хәзерге вакытта дәресләремә 4 яшьтән 70 яшькә кадәрге 30 га якын кеше йөри. Әбиләре – оныкларын, әтиләре балаларын алып килә.  Бездә белем алган яшьләр инде үзләре әти-әни булды. Аларның ул-кызларына телебезне өйрәтү теләге – сөенечле хәл. Өйдә кыргыз яки үзбәк телендә аралашкач, татарча өйрәтү мөмкинлекләре юк. Безнең үзәктә балаларын татарчага өйрәтеп, Казан вузларына урнаштырырга телиләр. Рус, кыргыз халкы да килә. Теләкләре – Татарстанга күченеп китү. Шулай булгач, татар теле югалмас, – ди ул.

Дәресләрне атнага бер мәртәбә уздыра икән. Бу инде өчәр сәгать дигән сүз. Якшәмбе мәктәбенә йөрүчеләр төрле чараларда актив катнаша. Танылган шәхес, шагыйрьләргә багышланган очрашулар оештыралар. Нурия Шәрәфетдинова  Казанда татар теленнән узган  халыкара олимпиадага ел саен  укучыларын алып килергә тырыша. Быел өч кызның берсе Рамилә Хуҗахметова призер булган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре