Газетага язылу

Бистә-шәһәрләргә күченеп кайткан физик культура һәм спорт хезмәткәрләренә 1 миллион түләнә

Татарстан Министрлар Кабинеты халык саны 50 меңгә кадәрге бистә-шәһәрләргә күченеп кайткан физик культура һәм спорт хезмәткәрләренә бер тапкыр компенсация түләү тәртибен раслаган.

Бу хактагы карар хокукый мәгълүматлар рәсми порталына урнаштырылган.

 

Түләү күләме 1 миллион сум тәшкил итә. Акча югары яки урта һөнәри белемгә ия булучы белгечләргә бер тапкыр бирелә. Шарты – вакантлы эш урыннары исемлегенә кертелгән вазыйфа буенча тулы ставкага эшкә урнашу.

Татарстан Спорт министрлыгы вәкаләтле орган буларак билгеләнгән. Ул вакантлы вазыйфалар исемлеген раслап, түләү турында карарлар кабул итәчәк.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре