Битенең карарлыгын калдырмаганнар: урам этләре 10 яшьлек баланы талаган

Зыян күргән кызны хастаханәгә озатканнар.
Хабаровск краеның Николаевск-на-Амуре шәһәрендә бер көтү сукбай эт мәктәпкә баручы 10 яшьлек кызга һөҗүм иткән. Бу куркыныч хәл Владивосток урамында килеп чыккан. Россия Тикшерү комитетының Хабаровск крае буенча Тикшерү идарәсе әлеге очрак буенча тикшерү башлап җибәргән, дип яза “KazanFirst”.

Бу хәлне үз күзләре белән күрүчеләр әйтүенчә, этләр баланы чәйнәп өзәргә маташкан. Кызганычка, кышкы калын киеме кызны җитди җәрәхәтләрдән саклап кала алмаган.
Шаһитлар раславынча, этләр баланың баш тиресен салдырган, йөзен җәрәхәтләгән, аякларын бик нык тешләгән. Баланың бөтен тәнендә эт тешләүдән тирән эзләр калган. Кызны хастаханәгә озатканнар.
Баланың мәктәпкә гадәттәге юлдан барганлыгы мәгълүм. Этләр аның юлына кинәт килеп чыгып, шундук һөҗүмгә ташланган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре