Сары металлның арзанаюы – вакытлы күренеш, кәгазь һәм электрон акчаны көлкегә калдырып, үсеш векторын дәвам итәчәк, әлбәттә. Зур тизлектә һавага күтәрелгәндә, көч бетеп, берникадәр егылып алу – табигый күренеш. АКШтагы иң зур банк, дөньядагы иң зурлардан саналган JPMorgan банкы, ел ахырына алтын унциясе 6300 долларга җитәр, дип фаразлый. Аннан да хәтәррәк биеклек яуланырга да мөмкин. Алтын-көмеш кыйммәте АКШтагы һәм дөньядагы финанс хәленә бәйле. Акчага бәйле вазгыять бер дә тотрыклы түгел. Хөкүмәтләр күп итеп фиат валюталар суга, аларны банклар кредит итеп өләшә. Кәгазь акчага ышаныч көннән-көн кими.
Дөньяда, гомумән, тәртип бетте. Лидерларның бүген әйткән сүзе иртәгә ярамый, килешүләрнең кыйммәте алар язылган кәгазьдән дә арзанрак. Евросоюз дипломатиясе башлыгы Кая Каллас: «Кагыйдәләргә нигезләнгән халыкара тәртип һәрвакыт иллюзия генә булган, дигән фикер бар. Чынлыкта исә бу – джунгли законы: кемдә көч күбрәк, шул теләгәнен ала», – дип билгеләп үтте һәм: «Әмма хәтта джунглида да хайваннар үзара хезмәттәшлек итә», – дип ачынды.
Спекулянтлар зур өмет баглаган биткоин һәм башка криптотәңкәләр соңгы көннәрдә зур тизлектә түбәнгә очты. Әле кайчан гына 110 мең доллардан да югарырак сикергән биткоин 75 мең долларга кадәр тәгәрәде. Лас-Вегастагы дөньяның иң мәшһүр банкирлары җитәкләгән BitMine Immersion Technologies криптовалюта компаниясе Ethereum криптотәңкәсен күпләп сатып алган иде. Хәзер 6,6 миллиард долларлык югалту кичерә. Әлегә ул активындагы «Ethereum»ны сатмады, саклый. Ул да сата башласа, криптовалюта бөтенләй кыйммәтен югалтачак. Трамп шундый вазгыятьтә: «Мин криптотармакка кемгә караганда да күбрәк булыштым», – дип мактана. АКШ икътисады һәм долларга да шулай ук булыша ул. Нәтиҗәдә икътисад та, доллар да зур югалтулар кичерә. Ул арада Кытай лидеры Си Цзиньпин юаньны резерв валюта итәргә ниятләвен игълан итте. Аның теләге тормышка ашса, доллар хәле тагын да яманрак булыр. Юань да ерак китә алмас, әлбәттә. Әмма үз валютасын экспортлау Кытайга берникадәр сулыш алырга мөмкинлек бирер. Фиат валюталарны алтын-көмеш тәңкәләр алыштырганчы, глобаль икътисад зур түнтәрелеш кичерер.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез