Бюджет акчасына укыган медикларны 2-3 ел һөнәре буенча эшләргә мәҗбүр итмәкчеләр

Югары уку йортларын һәм көллиятләрне тәмамлаган медиклар бер ел эчендә дәүләт клиникасына яки ОМС буенча эшләүче шәхси клиникага эшкә урнашырга тиеш. Шул ук вакытта яшь белгечләр теләсә кайсы төбәктә эшләргә һәм эш урынын мөстәкыйль сайлап алырга мөмкин. Һөнәре буенча эшкә урнашмаучыларга исә укыган өчен дәүләттән бирелгән акчаны ике тапкыр артыграк күләмдә – 2,5 миллион сум чамасы (укыту елына уртача 200 мең сумга төшә) түләргә туры киләчәк. Шулай ук максатчан юлламалар буенча белем алучыларга да кагыла бу.

Әлегә тәкъдим генә бу. Ләкин инде байтак кына бәхәсләр китереп чыгарган. Мәсәлән, юрист Алина Лактионова фикеренчә, шул рәвешле белем алу мөмкинлеге һәм сайлау иреге чикләнәчәк. Алмазов исемендәге НМИЦ директоры Евгений Шляхто исә бу адымның беренчел медицина ярдәме сыйфатын яхшыртуга һәм кадрлар җитмәү проблемасын хәл кылуга ярдәм итәсенә ышана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре