Бюджет турындагы закон проекты беренче укылышта карауга әзерләнде

2025 елга һәм 2026-2027 елларның план чорына республика бюджеты турындагы закон проекты парламент комитетларында профильле юнәлешләр буенча карау процедурасын узды һәм Дәүләт Советы тарафыннан беренче укылышта кабул итү өчен тәкъдим ителде. Бүген Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында закон проекты буенча җыелма бәяләмә кабул ителде, анда Дәүләт Советының барлык комитетларының тәкъдимнәре һәм төзәтмәләре исәпкә алынган. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

«Фикер алышканда һичшиксез исәпкә алырга кирәк булган мәсьәләләр күп булды, шул ук вакытта карала торган закон проектының иң мөһим якларын билгеләп үтү зарур, аерым алганда, финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсе буларак тулаем төбәк продуктының үсеше, ул шактый арту белән планлаштырыла һәм, Икътисад министрлыгы мәгълүматлары буенча, 5 трлн сумнан артык тәшкил итәчәк», – диде утырышта Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин. Бюджет программалы булып кала, беренчел социаль чыгымнарга (80% тан артыграк) юнәлтелгән, 2025 елда шулай ук хезмәткә түләү фондының 174 млрд сумга артуын билгеләп үтәргә кирәк».
Республика икътисады үсешенең фаразланган күрсәткечләре һәм бюджетның төп параметрлары турында икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин һәм финанс министры Радик Гайзатуллин сөйләделәр. Радик Гайзатуллин аңлатканча, 45 муниципаль район һәм шәһәр округлары бюджетлары, 911 җирлек бюджетлары алдагы өч елга дефицитсыз булыр дип фаразлана.

Финанс министры билгеләп үткәнчә, бюджетта социаль өлкәнең яңа учреждениеләрен эксплуатациягә кертүгә, хезмәт хакын күтәрүгә, резерв фондларын формалаштыруга, капиталь кертемнәргә, региональ проектларны гамәлгә ашыруга, мөлкәткә салым һәм бюджет учреждениеләре тарафыннан җир салымы түләүгә акчалар каралган. Шулай ук гражданнарның үзара салым акчаларын җәлеп итеп гамәлгә ашырыла торган җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә бюджетара трансфертлар бирү дә каралган.
Республика бюджеты белән бер үк вакытта беренче укылышта карауга Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты да әзерләнгән. Документның төп параметрларын фонд директоры Алсу Мифтахова тәкъдим итте. 2025 елга Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетының керем өлеше күләме 85,9 млрд сум, 2026 елга - 91,7 млрд сум һәм 2027 елга - 95,8 млрд сум каралган. 2025 елда һәм 2026 һәм 2027 елларның планлы периодында фондның бюджеты балансланган һәм дефицитсыз планлаштырыла. Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы закон проекты шулай ук беренче укылышка әзерләнгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре