Татарстанда 2026-2028 елларда бюджет өлкәсе, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт хакы елына якынча 10 процентка артачак. Бу хакта республиканың икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты утырышында сөйләде, дип хәбәр итә төбәк парламентының матбугат хезмәте.
Ә 2026 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләме 27 093 сумга кадәр артачак. Татарстанда хезмәт хакы түләү фонды шушы ике факторны исәпкә алып планлаштырылган, диде ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез