Мәскәү өлкә думасы депутаты Анатолий Никитин картлык буенча пенсияне кимендә 35 мең сумга җиткерү тәкъдиме белән чыккан. Ул шулай ук әлеге максатка акчаны кайдан алырга мөмкин булуын да аңлаткан. Бу хакта “Газета.ру” парламентчы белдерүенә таянып яза.
Депутат фикеренчә, пенсияне күпкә арттыру демографик вәзгыятьне яхшыртуга һәм икътисадны үстерүгә этәргеч бирәчәк. Тәкъдимне гамәлгә ашыруга елына 5,4 триллион сум чамасы кирәк булачак.
Депутат пенсияне күпкә арттыру өчен чит илләргә чимал чыгаручыларга НДСны кире кайтаруны бетерергә, шулай ук ягулык-энергетика компанияләренең һәм банкларның чиктән тыш зур табышына салым кертергә тәкъдим иткән. Моннан тыш ул еллык кереме 500 миллион сумнан арткан кешеләрнең керемнәренә күтәренке салым салуның да максатка ярашлы булачагын әйткән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез