Бу хакта төбәк прокуратурасы хәбәр итә. Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, бизнесмен (урлау һәм мошенниклык буенча моңа кадәр дә хөкем ителгән булган), ике хатын-кызны җәлеп итеп, мошенниклык әмәлен уйлап тапкан. Ул эчкече, якыннары белән аралашмаучы ялгыз ир-атларны эзләп тапкан. Аларга, кәгазьдә генә “өйләнеп”, Оборона министрлыгы белән контракт төзү һәм махсус хәрби операциясе зонасына китү тәкъдим ителгән. Шул ук вакытта ир-атларның түләү алу өчен карталары “хатыннарында” калган. Аферист ике ай эчендә 6 ир-атны шул рәвешле махсус хәрби операция зонасына озаткан. Өчесе һәлак булган, калганнары хәбәрсез югалган. Хәрбиләргә тиешле акчаны “хатыннары” кесәләренә салып куйган. Җинаять эше судка җибәрелгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез