Бизнесның күпчелек өлешен 2023 елда планлаштырылган тикшерүләрдән азат иттеләр

РФ Премьер-министры Михаил Мишустин бизнесның зур өлешен 2023 елда планлаштырылган тикшерүләрдән азат итте. дип яза "Татар-информ".

Пландагы контроль чаралары эшчәнлекләре бик югары һәм югары куркыныч категорияләренә кермәгән предприятиеләр һәм оешмалар өчен, шулай ук II класслы куркыныч җитештерү объектлары булмаган һәм II класслы гидротехник корылмалары булмаган объектлар өчен гамәлдән чыгарылды. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

«Дәүләт контроле турында» Федераль законы белән гамәлгә ашырыла торган хөкүмәт карары федераль, региональ һәм муниципаль контроль төрләренә кагыла. Бу закон узган елның җәендә үз көченә керде. Тикшерүләр үткәрү ешлыгы турыдан-туры объектның куркыныч категориясенә бәйле.

Әлеге документ нигезендә оешмалар контроль органга профилактик визит үткәрү сорап мөрәҗәгать итә ала. Тикшерүдән арелмалы буларак, аның нәтиҗәләре буенча штраф салынмый.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре