Быел февраль аенда табиблар Чекалинаның ашказанында 4 стадиядәге яман шеш авыруын ачыклаганнар. Көз көне аның чире көчәйгән. Табиблар Кытайда дәвалану мөмкинлеген карарга киңәш иткән. Блогерның адвокаты, Кытай Халык Республикасына дәвалануга барып кайтуны рөхсәт итү үтенече белән, судка һәм Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенә (ФСИН) мөрәҗәгать иткән.
«Валерия Россия Президенты Владимир Путин исеменә ярлыкау турында үтенеч белән мөрәҗәгать язды», – дип сөйләгән Третьяков. Аның әйтүенчә, хөкем ителүчеләр мондый гаризаны гадәттә колония яки СИЗО администрациясе аша юллый. Әмма Чекалинага шартлы рәвештә җәза чарасы билгеләнгәнлектән, гаризаны Президентның интернет-кабул итү бүлмәсе аша тапшырганнар һәм ФСИНга җибәргәннәр.
Чекалинага хөкем карары июль азагында чыгарылган. Штраф һәм шартлы сроктан тыш, аны интернетта үз бренды буеча эшләүне тыйганнар. Моңа кадәр прокуратура блогерга 6 еллык төрмә җәзасын һәм 1,2 миллиард сум күләмендә штраф түләтүне сораган. Массакүләм мәгълүмат чаралары язганча, блогер фитнес-марафоннарын сатуга бәйле законсыз валюта операцияләрен кылуда гаебен танымаган.
Блогерның машинасына һәм башка байлыгына арест салынган. Моннан тыш ул, хәбәр итмичә генә, даими яшәү урынын алыштырмаска, аена кимендә бер тапкыр шартлы рәвештә хөкем ителүченең тәртибенә контрольлек итү буенча дәүләт органына барып килергә тиеш.
Исегезгә төшерәбез: 2023 елның мартында Валерия һәм ире Артем Чекалинга йөзләрчә миллион сум күләмендә салым түләмәгән өчен, акчаларын законсыз рәвештә чит илгә чыгарган өчен җинаять эше кузгатканнар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез