Кичә Татарстанда Лада һәм БМВ машиналары маңгайга-маңгай бәрелешкән. Зыян күрүчеләр бар.
"Лада Калина шоферы зур тизлектә каршы як полосага чыга һәм автомобиль идарәсен югалта. Нәтиҗәдә, җиңел машиналар капма-каршы бәрелешә. Авария факты буенча административ тикшерү бара", - дип сөйләде РФ Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.
 Чит ил машинасы руле артында хатын-кыз булган. Ул кулын сындырган.
Бәхеткә, ике шофер һәм пассажир да куркынычсызлык каешларын эләктергән була. Югыйсә, юл-транспорт һәлакәтләренең нәтиҗәләре җитдирәк булырга да мөмкин иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез