FASHION * җирле модель агентлыгы вәкилләре Әлмәттә узган мода һәм матурлык фестивалендә катнаштылар. Бөгелмәлеләр конкурста төп титулларны яулады. Бу хакта «Бөгелмә авазы» яза.
Юлия Сенив Вице-Мисс титулын алды, Екатерина Ершова Гран-при яулап җиңүче булды. Екатеринаны 28 ноябрьдә Мәскәүдә «Дөнья гүзәле» конкурсында Татарстан Республикасы исеменнән чыгыш ясарга чакырдылар.
Фестиваль кысаларында дизайнерлар конкурсы оештырылды. Бөгелмә модельләре Бөгелмә дизайнеры Светлана Иванованың коллекциясен лаеклы күрсәттеләр, ул беренче тапкыр зур подиумда катнашты һәм «Иң яхшы дизайнер» дипломын алды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез