Бөгелмә районы хакимияте башлыгы Линар Закиров вазыйфасыннан китә. “KazanFirst” язганча, түрә, вәкаләтләреннән вакытыннан алда азат итү турында гариза тапшырып, үз теләге белән вазыйфасын калдыра. Җирле депутатлар бу карарны хуплаган. Хакимият башлыгы вазыйфаларын район хакимияте башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов башкарачак.
Линар Закиров – Бөгелмәдә туып үскән. Төрле елларда Эчке эшләр министрлыгының Мәдәният үзәгенә, Казан башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитетына, “Иске шәһәр” префектурасына җитәкчелек иткән. 2014 елда Бөгелмә администрациясенә җитәкчелек итә башлаган. Шул ук елның сентябрендә Бөгелмә районы хакимияте һәм Бөгелмә шәһәре мэры вазыйфасына билгеләнгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез