Бөгелмәдә массакүләм чаралар һәм бәйрәмнәр уздырмаячаклар. Эпидемия хәленең катлаулануына юл куймас өчен шундый карар кабул ителгән. Бу хакта коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оперштаб утырышында билгеле булды.
Беренче чиратта чикләүләр октябрьнең якындагы ике бәйрәменә кагылачак. Сүз укытучылар һәм өлкәннәр көне турында бара. Моннан тыш, массакүләм спорт һәм күргәзмә чаралары да уңай вакытка күчереләчәк, дип хәбәр итә район хакимиятенең матбугат хезмәте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез