Бөгелмә тыл хезмәтчәннәренә Бөек Җиңү юбилеена медальләр тапшырылды

Бөгелмәдә сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренең каһарманлыгы хөрмәтенә Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан гамәлгә куелган юбилей медальләрен тапшыру дәвам итә. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.

Бөгелмәдә яшәүче, тыл хезмәтчәннәре Александра Буторина һәм Мәйсәдә Мөгыйнова «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» медальләренә лаек булды. Сугыш ветераннарына юбилей бүләкләрен район Башкарма комитеты җитәкчесе Артур Гершиков тапшырды.

Ул билгеләп үткәнчә, ветераннарның тормыш юлы кыюлык, патриотлык һәм рухи көч үрнәге булып тора. Артур Гершиков Александра Макаровна белән Мәйсәдә Ризатдин кызына озын гомер, иминлек һәм яхшы кәеф теләде.

Ветераннарның котлауларына предприятиеләр һәм социаль яклау бүлеге вәкилләре дә кушылды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Җиңүнең 80 еллыгы "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы"

Көн хәбәре