Бөгелмәдә Россия Оборона министрлыгының Африка корпусында хезмәт итү буенча контрактка кул куючыларны хәрби хезмәткә озату булган. Шәһәрдән 6 ир-ат һәм 1 туташ Африка тарафларына юл тоткан. Бу хакта “Бугульминская газета” яза.
Хәрбиләрне озату тантанасы “Память” хәрби дан залында узган. Аларны озатуда, якыннары һәм гаиләләреннән тыш, шәһәр җитәкчелеге, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, дин әһелләре катнашкан. Шәһәрнең хәрби комиссары Рафаэль Миннетдинов хәрби хезмәткәрләргә балалар язган җылы теләкле хатлар тапшырган.
Исегезгә төшерәбез: Африка корпусына рядовой һәм сержантлар составына – 45 яшькә кадәр, командирлар составына – 55 яшькә кадәр ир-атлар кабул ителә. Хатын-кызларга килгәндә, 45 яшькә кадәр, медицина белеменә ия булганнары гына хәрби хезмәткә алына.
Быел август башында Африка корпусында хезмәт итү буенча контрактка кул куючыларга бер тапкыр түләү күләме 3,1 млн сумга кадәр җиткерелде. Республикадан –2,7 млн.сум, тагын 400 мең — Россия Оборона министрлыгыннан түләнелә. Контракт буенча хезмәт итүчеләрнең хезмәт хакы 230 мең сумнан башлана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез