Бөгелмәдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә актив төстә әзерлек бара. Мөһим бурычларның берсе – сугыш геройларына багышланган мемориаль комплексларны тәртипкә салу.
Район хакимияте башлыгы Линар Закиров төзекләндерү эшләренең барышын карап йөргәндә, шәһәр һәйкәлләре янында булып, төзүчеләр белән очрашкан, алдагы ремонт эшләре турында сөйләшкән.
Һәйкәлләребез солдатлар һәм тыл хезмәтчәннәре батырлыгына багышлаган. Ветераннар һәм шәһәр халкындагы бурычыбыз – Бөгелмәнең киләчәк буыннары өчен аларны саклау. Беренче майга барлык һәйкәлләрне тәртипкә салырга кирәк”, – дип билгеләп үткән Линар Закиров.
Красноармейская урамындагы паркта урнашкан мемориалда гранит плитәләр һәм тротуар түшәмәсе яңартылачак. Төзүчеләр 352 нче Орша дивизиясе батырлыгы хөрмәтенә булдырылган мемориаль комплекста юл түшәмәсен тулысынча алыштырып, баскычларны һәм клумба кырыйларын реставрацияләчәк. Мәңгелек дан мемориалына җиңелчә ремонт ясалачак. Бу эшләргә киләсе атнада керешәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез: быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Моннан тыш 2025 ел Владимир Путин карары нигезендә Ватанны саклаучы ел буларак игълан ителде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез