"Татар-информ "га ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ут төртүләр турындагы хәбәр полициягә 27 гыйнварда килгән. Яшьләр мессенджерда килгән "куратор" биремнәрен үтәүләрен таныганнар.
Акча өчен алар янучан сыеклык белән подъездга кергәннәр, өч ишеккә ут төрткәннәр һәм булган хәлләрне камерага төшергәннәр.
Хәзер җинаять кодексының «Милекне аңлы рәвештә юк итү яки зарарлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү вакытында яшүсмерләр сак астында булачак. Шул ук вакытта тоткарланучыларның берсе элегрәк җинаять җаваплылыгына тартылган булуы билгеле.
"Полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланучыларның хокукка каршы эшчәнлегенең барлык эпизодларын билгеләүгә юнәлдерелгән оператив-эзләү чаралары һәм тикшерү гамәлләре үткәрелә", – диделәр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез