Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов катнашты, дип хәбәр итә Татар информ.

Конкурс комиссиясе ике кандидатураны – Руслан Мәсәлимов белән Илфар Кәримовны тәкъдим итте. Алар депутатлар каршында Бөгелмә районын үстерү программасы белән чыгыш ясады. Ачык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча депутатлар бертавыштан Руслан Мәсәлимовны хуплады.
Яңа сайланган җитәкче депутатларга ышаныч белдерүләре өчен рәхмәтен җиткерде. Ул муниципалитет файдасына нәтиҗәле эшләү өчен барлык көчен, тәҗрибәсен һәм белемнәрен кулланачагын әйтте.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез