Бөгелмәдә электросамокатта йөргәндә имгәнгән яшүсмер үлеменнән соң җинаять эше кузгатылды. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.
Элек хәбәр ителгәнчә, кичә яшүсмер электр самокатында йөргәндә металл баганага килеп бәрелгән.
Яшүсмерне җәрәхәтләр белән хастаханәгә салалар, тик бүген иртән аның гомере өзелә.
Тикшерүчеләр иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү буенча җинаять эше кузгаткан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез