Газетага язылу

Болгар ислам академиясе белән «Әл-Азһәр» университеты арасында белем күперләре салынды

Гуманитар һәм академик элемтәләрне ныгыту буенча эзлекле эш кысаларында һәм «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең стратегик ярдәме белән мөһим килешүгә ирешелде.

Болгар ислам академиясе (Россия Федерациясе) һәм «Әл-Азһәр» университеты (Мисыр гарәп Республикасы) арасында үзара аңлашу турында Меморандумны гамәлгә ашыру буенча 2026 елга чараларның җентекле планына имза куелды. Бу адым, стратегик партнерлыкны конкрет академик алмашуларның һәм уртак фәнни инициативаларның гамәли яссылыгына күчереп, әйдәп баручы дини һәм мәгариф үзәкләре арасында турыдан-туры диалогның тирәнәюен билгели.

"Имзаланган юл картасы – безнең ислам дөньясы белән стратегик элемтәнең мантыйкый һәм әһәмиятле үсеше ул. Ул гомуми декларацияләрдән системалы уртак эшкә практик күчүне гәүдәләндерә. Белем алмашу, академик мобильлек һәм уртак тикшеренүләр аша без ныклы интеллектуаль күперләр төзибез. Мәгариф һәм фән өлкәсендәге әлеге конкрет проект безнең стратегик караш төркеменең мәдәниятләр арасында үзара аңлашу булдыру, үзара хөрмәтне ныгыту һәм бергәләп интеллектуаль киләчәк булдыру миссиясенең гәүдәләнеше булып тора«, – дип билгеләп үтте ТР Рәисе ярдәмчесе, "Россия-Ислам дөньясы" стратегик караш төркеме Рәисе урынбасары Марат Гатин.

Имзаланган документ хезмәттәшлекнең кайбер төп юнәлешләрен үз эченә ала. Алар арасында җитәкчелекнең һәм делегацияләрнең үзара сөфәрләре, академия укучылары өчен Каһирәдә стажировкалар оештыру һәм «Визит-профессор» проектын гамәлгә ашыру: «Әл-Азһәр» нең әйдәп баручы белгечләре магистрантлар һәм докторантлар өчен коръән, хәдис, тәфсир һәм әкидә буенча онлайн-курслар үткәрәчәк.

Хезмәттәшлек Мисыр университеты профессорларын Болгар ислам академиясенең диссертация Советына кертү, аларның диссертацияләрне рецензияләүдә һәм уртак фәнни чараларда катнашуы хисабына тирәнәйтеләчәк. Өйрәнүчеләр өчен шулай ук ислам кулъязмалары һәм классик мирас белән эшләү буенча махсуслаштырылган курслар планлаштырылган, ә студентлар һәм галимнәр «Әл-Азһәр»университетының электрон китапханә системаларыннан файдалана алачак. "2026 елга юл картасын раслау «Әл-Азһәр» университеты белән хезмәттәшлегебезне сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә күчерә. Болгар ислам академиясе өчен бу халыкара проект кына түгел, ә безнең тикшеренүләрнең фундаментальлеген күтәрү коралы. Мисыр профессорларының диссертация советы эшендә һәм уку процессында катнашуы безнең чыгарылыш укучыларыбызга, Россиянең заманча мәгариф стандартларына интеграцияләнгән Бөтендөнья ислам фәненең күп гасырлык тәҗрибәсенә таянып, беренчел чыганаклардан белем алырга мөмкинлек бирәчәк», - дип билгеләде Болгар ислам академиясе ректоры Фәрхәт Хөснетдинов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре