Фәрхәт Хөснетдинов Болгар ислам академиясенең яңа ректоры итеп билгеләнде. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.
Бүген академиянең гамәлгә куючылар советында шундый карар кабул ителде. Утырыш ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашында Казан ислам көллиятендә узды.
Элеккеге ректор – Айнур Тимерханов ТР Фәннәр академиясе чакыруы буенча академиянең вице-президенты вазифасына күчте. Тимерханов ислам белән бәйле фәнни тикшеренүләргә кураторлык итәчәк һәм дини белем бирү оешмалары белән үзара бәйләнешне тәэмин итәчәк.
2005-2006 елларда – ТР Премьер-министры ярдәмчесе - ТР Премьер-министры секретариаты җитәкчесе;
2006-2010 елларда - ТР Премьер-министры секретариаты җитәкчесе;
2010-2011 елларда – ТР Президентының эшләр идарәчесе;
2011-2014 елларда - «Связьинвестнефтехим» ААҖ Директорлар советы рәисе киңәшчесе;
2014 елның декабрендә ТР Дәүләт Советы тарафыннан судья һәм ТР Конституция суды рәисе итеп сайланды.
Татарстанның атказанган юристы, беренче квалификацион класслы судья, юридик фәннәр кандидаты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез