«Болгар радиосы» премиясен кемнәр алачак?

12 декабрьдә «Болгар радиосы» сигезенче мәртәбә Милли музыкаль премияне тапшырачак. Бу чара телеканалда, интернет киңлекләрдә трансляцияләнәчәк һәм аны шулай ук радио ешлыгында тыңларга мөмкин булачак. Музыкаль премияне оештыручылар бу хакта тулырак пресс-конференция барышында сөйләде.

- Моңа кадәр без Милли премияне ел саен тамашачы җыеп «Пирамида» концертлар залында уздыра идек, ә быел концерт шулай ук залда, тик тамашачыларсыз гына. Меңләгән кеше генә карый иде, быел исә чараны миллионлаган кеше карый алачак, - дип аңлатты «Болгар радиосы» баш мөхәррире-продюсеры Илфар Кәримов.

Быел премиядә 30га якын номинация көтелә («Иң лирик җыр», «Ел ташкыны» һ.б.). Елдагыча «Татар эстрадасы легендасы» дигән номинация дә тапшырылачак. Әмма әлегә бу премия кемгә эләгәсен сер итеп калдырдылар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

премия концерт радио Болгар радиосы

Көн хәбәре