"Болгар радиосы" XII Милли музыкаль премиясен тапшырдылар

Бүген, 14 декабрь көнне, Казанның “Пирамида” концертлар залында “Болгар радиосы” XII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узды. "Болгар радиосы"ның "Алтын йолдыз" премиясенә 30 артист лаек булды. 

Татар эстрадасының төп мәдәни вакыйгаларның берсе булган әлеге чара еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясау да буларак санала. Популяр татар җырчылары, эстрадага тәүге адымнарын ясаучылар, композиторлар, шагыйрьләр - барысы да бер мәйданга җыелды. Билетларга ихтыяҗ ике тапкырга арткан, залда алма төшәрлек тә буш урын юк, халык йөзендә елмаю һәм күзләрендә ут - тамашачылар бу вакыйганы зарыгып көткән. Оештыручылар моны сыйфатлы чыгышлардан торган концерт программасы, төрле буын тыңлаучы күңеленә хуш килә торган җырлар яңгыравы белән бәйли.

XII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы үзенчәлекле башланып китте. Тамашачы борынгы Болгар чорыннан бүгенгә кадәр җыр сәнгатенең үсешен күзәтә алды. Әлеге тарих экраннарда видеороликлар аша җиткерелде. Соңрак чараны алып баручылар - Рөстәм Гайзуллин һәм Эльвира Вильдан сәхнәгә чыгып, тантана башлануын игълан итте.

Узган елларга караганда, быел номинацияләр булмады: 30 җиңүче дә "Болгар радиосы"ның Милли музыкаль премиясе лауреаты дип танылды:

"Жиңүче булган икән, ул инде моңлы да, дәртле дә, кабатланмас та, халыкчан да. Безнең өчен барлык авторлар да бертигез дәрәҗәдә хөрмәтле. Барлык башкаручылар, җырчыларү да бертигез якты һәм "Алтын йолдыз"ына лаек",- дип искәртте Рөстәм Гайзуллин.

Салават Фәтхетдинов, Гүзәл Уразова, Зәйнәб Фәхретдинова, Әнвәр Нургалиев, Илсөя Бәдретдинова, Элвин Грей, Рифат Зарипов, Филүс Каһиров, Винера Ганиева, Вадим Захаров, Марат Яруллин, Гөлназ һәм Илсур Шарипҗановлар, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Илшат Сафин, Илназ Баһ, Игорь Дмитриев һәм "Ямьле" коллективы, Энҗе Шәйморзина, Илфир Искәндәров, Гөлназ Асаева, Зәринә Хәсәншина, Сиринә Зәйнетдинова, Раяз Фасихов, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Лилия Хәйруллина, Альберт Вәлиуллин, Булат Бәйрәмов һәм Ләйсән Гыймаева, Эльмира Гыйльфанова һәм Рафил Җәләлиев, Эльмира Кәлимуллина, Гөлүс Хәбибрахманов, Марина Карпова "Алтын йолдыз"га ия булды.

Быелгы грандиоз вакыйганың телеверсиясен 1-2 гыйнвар көнне "Татарстан- Яңа Гасыр" каналыннан карап булачак.

Сылу Фәтхетдинова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре