Газетага язылу

«Болгар радиосы» XIII Милли музыкаль премиясен кемнәр алды?

«Болгар радиосы» XIII Милли музыкаль премиясен кемнәр алды?

13 нче декабрь көнне, Казанның «Пирамида» концертлар залында «Болгар радиосы» XIII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узды. 31 артист «Болгар радиосы»ның «Алтын йолдыз» премиясенә лаек булды

Татар эстрадасының төп мәдәни вакыйгаларның берсе булган әлеге чара еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясау да буларак санала. Сөендергәне шул, бер сәхнәдә популяр татар җырчылары, эстрадага тәүге адымнарын ясаучылар, композиторлар, шагыйрьләр җыелды. Билетларга ихтыяҗ бик зур булганга күрә, алар 1 ай алдан сатылып беткән. Чыннан да, залда алма төшәрлек тә буш урын юк, халык йөзендә елмаю һәм күзләрендә ут - тамашачылар бу вакыйганы зарыгып көткән. Оештыручылар моны сыйфатлы чыгышлардан торган концерт программасы, төрле буын тыңлаучы күңеленә хуш килә торган җырлар яңгыравы белән бәйли.

XIII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы үзенчәлекле башланып китте. Тамаша татар җанына милли көйсез яшәве кыен булуы турында видеоролик белән башланып китте. Алга таба татарның миллилегенә кагылышлы видеороликлар экраннарда күрсәтелде. Соңрак чараны алып баручылар - Рөстәм Гайзуллин һәм Эльвира Вильдан сәхнәгә чыгып, тантана башлануын игълан итте.

Лауреат исеме алган артистларның чыгышларыннан тыш, премиянең махсус кунаклары – ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм Рөстәм Хөсәенов моңлы чыгышлары белән таң калдырдылар.

 “«Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясенең үзенчәлеге бик ошый миңа. Инде күпме еллар дәвамында башкаручыларны гына түгел, ә җырның авторлары да бүләкләнә, һәм алар да тиешле хөрмәт казана”, - дип искәртте Рөстәм Гайзуллин.

Узган елгы белән чагыштырганда, быел шулай ук номинацияләр булмады: 31 җиңүче «Болгар радиосы» ның Милли музыкаль премиясе лауреаты дип танылды:

Фирдүс Тямаев, Гүзәл Уразова, Зәйнәб Фәхретдинова, Әнвәр Нургалиев, Илсөя Бәдретдинова, Элвин Грей, Рифат Зарипов, Винера Ганиева, Вадим Захаров, Марат Яруллин, Гөлназ һәм Илсур Шарипҗановлар, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Ильмира Нәгыймова, Илшат Сафин, Чулпан Йосыпыва, Ильнат Фархуллин, Гөлназ Асаева, Зәринә Хәсәншина, Винарис Ильегет һәм Лилия Хәмитова, Рифат Зарипов, Ришат Фазлыйәхмәтов, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Дилә Нигъмәтуллина, Зөлфирә Шәйдуллина-Мирзаянова, Алия Давыдова, Ләйлә Галиева, Гөлназ Сәләхова, Гөлзада һәм Ильгиз Хәсәншиннар, Эльмира Гыйльфанова һәм Рафил Җәләлиев, Эльмира Кәлимуллина, Энҗе Егорова, Миләүшә Закирова «Алтын йолдыз»га ия булды.

Газизуллин Кәрим

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре