Елдагыча, сәхнәдә популяр җырчылар да, татар эстрадасына тәүге адымнарын ясаучылар да чыгыш ясаячак. Быел да номинацияләр булмый - 30 җиңүче дә "Болгар радиосы"ның Милли музыкаль премиясе лауреаты дип табылачак.
«Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясе лауреатлары арасында Зәйнәб Фәрхетдинова, Элвин Грей, Илсөя Бәдретдинова, Гүзәл Уразова, Фирдус Тямаев, Әнвәр Нургалиев, Винера Ганиева, Марат Яруллин, Рифат Зарипов, һәм башкалар булачак.
«Болгар радиосы» онытылмас тамаша, югары сыйфатлы тавыш һәм ут куелышы, шулай ук тамашачылар өчен бик күп сюрпризлар вәгъдә итә.
Билетлар сатуда.
«Болгар радиосы» XIII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы 13 декабрьдә 18:00 сәгатьтә «Пирамида»да узачак. 6+

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез