Болгарда ачык һавада биш спектакль күрсәтеләчәк

15-23 июль көннәрендә Болгар һәм Казан шәһәрләрендә "Яңарыш: дастанның яңа укылышы" фестивале узачак. Чара кысасында Россиянең биш театры төрле дастаннарга нигезләнгән спектакльләр тәкъдим итәчәк.

Болгарда Якутия (Олонхо), Карелия (Кулерво), Кыргызстан (Монасчы), Болгария (Кубрат хан) милли театрлары ачык һавада үз спектакльләрен тәкъдим итәчәк. Ә 23 июль - фестивальнең соңгы көнендә "Кара Пулат" операсын тамаша кылу мөмкинлеге булачак.

Фестиваль кысасындагы чараларга керү бушлай.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре