Бүген Болгардагы Ак мәчетттә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көненә багышланган Мәүлид бәйрәме билгеләп үтелде. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ак мәчеттәге тантанага дин кардәшләр, аксакаллар, остазлар һәм шәкертләр, имам-мөхтәсибләр, махсус хәрби операция ветераннары һәм Спас районы халкы җыелган.
Аларны Пәйгамбәребез Мәүлид белән Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов тәбрикләде. Ул үзенең чыгышында әлеге истәлекле көннең фазыйләтләре, Мәүлид үткәрүнең мөһимлеген һәм кирәклеген билгеләп үтте:
– Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ бу дөньяга килүе – Аллаһның олуг бүләге. Коръәндә: “Ий Мөхәммәд, без сине галәмнәргә рәхмәт буларак җибәрдек”, – диелә. Илфар хәзрәт, “Мәүлид” касыйдәсе башкарылганда, салаватлар әйтергә – шуның белән Аллаһ Илчесенең ﷺ шәфәгатенә ирешергә омтылырга чакырды.
Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев татарларда Мәүлидне билгеләп үтү традициясенең күптәннән булуын хәбәр итте.
Мәүлид ән-Нәби бәйрәменең күркәм бизәге булып татар мәкаме белән мәшһүр “Мәүлид” касыйдәсен башкару торды. Аны Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов җитәкчелегендә иҗат төркеме башкарды.
Мәүлид барышында шулай ук махсус хәрби операция ветераны Илгизәр Миңнуллин чыгыш ясады, ул республика аксакаллары һәм имам-мухтәсибләре каршында Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатлар өчен махсус хәрби операция зонасына Диния нәзарәтеннән һәм республика мөселманнарыннан гуманитар йөкләр китерүне уңышлы оештырганнары өчен Мөфти Камил хәзрәткә һәм Нәзарәткә рәхмәт белдерде.
Шулай ук бүген Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды Мәүлид уңаеннан махсус хәрби операция ветераннарына күчтәнәчләр – азык-төлек җыелмалары тапшырды. Моннан тыш, ветераннар өчен Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгына экскурсия оештырылды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез