Болгарда тәмле фестиваль узачак

Болгар музей-тыюлыгында 1 майда "Чак-чәй" гастрономия фестивале узачак. Бу чарада 2021 елның иң тәмле чәкчәген сайлаячаклар. Бу хакта Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итте.

- Җиңүче дегустация ысулы белән сайлаячакбыз, авыз итүчеләрнең күзләре бәйләнгән булачак. Төрле чәкчәкләрне кабып карагач, һәркем үз фикерен әйтәчәк, - дип сөйләде Сергей Иванов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре