Газетага язылу

Болгарда тәүге тапкыр этно-рок фестиваль узачак

27 июньдә Болгарда «Хранители» этно-рок фестивале узачак.

Тәүге мәртәбә үтә торган чарада Россиянең төрле төбәкләреннән тугыз музыкаль коллектив катнашыр һәм 20 меңләп кунак килер дип көтелә. Бу турыда фестивальгә багышланган матбугат очрашуында сөйләделәр.   Фестиваль җитәкчесе Григорий Корнилов сүзләренә караганда, әлеге фестиваль алга таба ел саен узачак.

«Шуңа да без аның беренчесен зурлап оештырырга теләдек, моның өчен танылган артистлар чакырдык. Музыкаль программа тулысынча этно-фолк-рок юнәлешендә булачак», – дип сөйләде ул.   Шулай итеп, Болгарда узачак фестивальдә «Чиж & Co», «Мельница» и Нейромонах Феофан, шулай ук «Волга-Волга», GAUGA, ЖиваGо, Rhenium һәм nverno Orchestra төркемнәре чыгыш ясаячак. Махсус кунак буларак Тувадан Huun-Huur-Tu төркемен чакырганнар.  

Оештыручылар әйтүенчә, фестивальнең исеменә дә мәгънә салынган. «Ул проектның төп максатын – традицион кыйммәтләрне, милли мәдәният һәм тарихи хәтерне саклауны чагылдыра», – диде Григорий Корнилов. Ул шулай ук әлеге чараның Россиядә игълан ителгән Халыклар бердәмлеге елында уздырылуын ассызыклады.    Болгарда тәүге тапкыр этно-рок фестиваль узачак   27 июньдә Болгарда «Хранители» этно-рок фестивале узачак.

Тәүге мәртәбә үтә торган чарада Россиянең төрле төбәкләреннән тугыз музыкаль коллектив катнашыр һәм 20 меңләп кунак килер дип көтелә. Бу турыда фестивальгә багышланган матбугат очрашуында сөйләделәр.   Фестиваль җитәкчесе Григорий Корнилов сүзләренә караганда, әлеге фестиваль алга таба ел саен узачак. «Шуңа да без аның беренчесен зурлап оештырырга теләдек, моның өчен танылган артистлар чакырдык. Музыкаль программа тулысынча этно-фолк-рок юнәлешендә булачак», – дип сөйләде ул.   Шулай итеп, Болгарда узачак фестивальдә «Чиж & Co», «Мельница» и Нейромонах Феофан, шулай ук «Волга-Волга», GAUGA, ЖиваGо, Rhenium һәм nverno Orchestra төркемнәре чыгыш ясаячак. Махсус кунак буларак Тувадан Huun-Huur-Tu төркемен чакырганнар.   Оештыручылар әйтүенчә, фестивальнең исеменә дә мәгънә салынган. «Ул проектның төп максатын – традицион кыйммәтләрне, милли мәдәният һәм тарихи хәтерне саклауны чагылдыра», – диде Григорий Корнилов. Ул шулай ук әлеге чараның Россиядә игълан ителгән Халыклар бердәмлеге елында уздырылуын ассызыклады.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре