Боливия президенты Казанга килде

Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен Боливия президенты Луис Альберто Арсе Катакора килде. Дәрәҗәле кунакны Татарстан башкаласының халыкара аэропортында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фотосурәтләрдән күренгәнчә, Боливия президентына түгәрәк ипи белән тоз һәм чәкчәк тәмен татып карарга тәкъдим ителгән.

Моңа кадәр Көньяк Америка дәүләте башлыгы бер социаль челтәрдә илне идарә итүне вице-президент Давид Чокеуанкага тапшырып калдыруын белдергән, дип яза “ТАСС”.

Боливия президентының Россиядәге коллегасы Владимир Путин белән очрашуы барышында күп кенә мәсьәләләр, шул исәптән атом-төш энергетикасы, климат үзгәрү, мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча сөйләшергә җыенуы турында хәбәр ителә.

Президент Боливии прилетел в Казань на саммит БРИКС

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре