Газетага язылу

«Больничный» өчен максималь түләү күләме 6,8 мең сумга кадәр артачак

Россиядә вакытлыча эшкә яраксызлык буенча түләүнең максималь күләме артачак. 2026 елда ул көненә 6827,4 сум тәшкил итәчәк. 2027 елда күрсәткеч 7860,27 сумга, ә 2028 елда 8489,04 сумга җитәчәк. Бу хакта Россия Социаль фонды хәбәр итте.

Түләүнең артуы иминият кертемнәрен исәпләү өчен максималь база күләменең үсүе белән бәйле. Әлеге база ел саен индексацияләнә һәм «больничный» буенча максималь түләүне исәпләүгә йогынты ясый.

Эшләүче россиялеләр авырган очракта, авыру туганын караганда, карантин вакытында, стационардан соң санаторийда дәваланганда яки протез куйдырганда больничный рәсмиләштерә ала.

Түләү күләме хезмәткәрнең алдагы ике елдагы кеременә һәм иминият стажына бәйле. 2022 елдан больничный кәгазьдә түгел, электрон рәвештә рәсмиләштерелә. Түләү турындагы мәгълүматны «Дәүләт хезмәтләре» порталында күзәтергә мөмкин.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре