Бөтен дөнья өч көн буе «Татарча диктант» язды

14–16 ноябрьдә дөньяның төрле почмакларында яшәүче татарлар, кулларына каләм тотып, «Татарча диктант» язды. Быел акциядә 27 ил һәм Россиянең 70 төбәгендә яшәүчеләр катнашырга теләк белдергән. Бу юлы «Ватаным Татарстан» газетасы да, акциягә оештыручы буларак кушылып, 50 ләп кеше белән бергә диктант язды.

Бөтен дөнья өч көн буе «Татарча диктант» язды
«Татар-информ»

«Татарча диктант» инде унынчы ел рәттән татар телен популярлаштыру, аңа карата кызыксыну уяту, шул ук вакытта белемне дә тикшерү максатыннан уздырыла. Хәер, ул инде күптән татарларны берләштерүнең бер чарасына әйләнде. Чагыштыру өчен: 2020 елда акциядә 379 меңгә якын кеше катнашса, 2021–2022 елларда ук инде катнашучылар саны 1 миллионнан артып киткән. Быел исә теркәлгән мәйданчыклар саны буенча рекорд куелган – акция 7 меңләп урында узган. Татарстан башкаласында да бу юлы диктант ике урында узды: акцияне КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтыннан тыш, Казан дәүләт энергетика университеты да кабул итте.

Быелгы диктантның төп үзенчәлеге – бөек татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуны да билгеләп үтү. Бу җәһәттән Татарстан һәм Башкортстанда яшәүчеләр – «Кабуснамә» хикәясеннән, ә чит илләрдә яшәүчеләр «Әбүгалисина» әсәреннән өзек язды. Россия төбәкләрендә яшәүчеләргә исә Мөхәммәт Мәһдиевнең «Җир йөзендә алты кыйтга» әсәреннән өзек тәкъдим ителде.

Газетабыз да, «Татарча диктант» акциясенә кушылып, редакция коллективын, башка матбугат чараларында эшләүче хезмәттәшләребезне, шулай ук теләгән һәркемне бер урынга җыйды. «Татмедиа»ның брифинглар залында 50 ләп кеше белемен тикшерде. Алар арасында «Адымнар – Казан» мәктәбенең 5Т сыйныфы укучылары да бар иде. Диктантны журналист апа-абыйлары белән бергә язуларына сөенеп кайтып китте алар.

2026 елда акцияне уздыру вакыты үзгәрә – диктантны апрель аенда язачакбыз. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров хәбәр итте. Бу – 2026 елда Казанда «Туган тел» бөтенроссия форумына бәйле.

– Апрель ае, рәсми рәвештә булмаса да, Тукай ае булып санала, шуңа күрә диктантны әлеге айга күчерергә карар кылдык. 2026 елда ул «Туган тел» бөтенроссия форумы көннәрендә узачак. Чарада татар теле һәм әдәбияты укытучылары, милли-мәдәни автономияләр, иҗтимагый берләшмәләр җитәкчеләре, Россия төбәкләреннән татар мәдәни үзәкләре вәкилләре катнашуы көтелә. «Татарча диктант»ны форумның соңгы көнендә язачакбыз, – диде Данис Шакиров.

Диктантның нәтиҗәләренә килгәндә, ул кимендә 1 ай тикшереләчәк.  Билгене белү өчен diktant.tatar сайтына керергә кирәк булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре